Загадки на татарском языке с ответами про растения. помогите найти загадки о природе на татарском языке с ответами

Детский сад № 4 "Золотая рыбка"

город Карпинск Свердловской области

 

Электронное образование в Республике Татарстан. Загадки на татарском языке с ответами про растения


загадки на татарском языке

 

Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү

* Акыллыга да әйттем −

Уйлады да белде;

Акылсызга да әйттем −

Тыңлады да көлде.

(Табышмак)

* Югалткан әйберең түгел, −

Эзләмичә тапмыйсың.

(Табышмак)

* Әйткәч, беләсегез килә,

Белгәч, көләсегез килә.

(Табышмак)

* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.

* Моны миңа сөйләде Алдар,

Әгәр сиңа очраса,

Ул сине дә алдар;

Болар барсы да ялган,

Ялган булса да,

Ак кәгазьгә язылган.

(Әкият)

* Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый.

(Акыл)

* Аршынлы түгел, потлы түгел,

Һәркемдә бар.

(Акыл)

* Бер байлык бар − янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый.

(Белем)

* Акыллы чәчә барыр,

Акылсыз җыя барыр.

(Белем)

* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,

Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк

Нәрсә бар дөньяда?

(Тел)

* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

* Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән.

(Китап)

* Кабат-кабат катлама,

Акылың булса ташлама.

(Китап)

* Теле юк − үзе аңлата.

(Китап)

* Анда бар да бар.

(Китап)

* Өнсез, җансыз − иң якын дус.

(Китап)

* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

(Китап)

* Ак җир, кара тап,

Нәрсә булыр, уйлап тап.

(Китап)

* Ак ялан, кара сукмак, −

Йөри белгән эз табар.

(Китап)

* Ача да яба, ача да яба,

Җавабын зирәк таба.

(Китап)

* Киштә башында төпле төргәк,

Аңа һәр өйдә хөрмәт,

Һәркемгә дә иң кирәк. (Китап)

* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.

(Язу, уку)

* Җирлеге ак, орлыгы кара,

Җимеше ни булыр? −

Тикшереп кара.

(Кәгазь, юзу, уку)

* Кәкре-бөкре сызылган,

Хәрефләре сыгылган,

Асты бар, өсте бар,

Тырма кебек теше бар.

(Язу)

* Аш ашамас,

Кара су эчәр,

Дөньяда кош кебек очар,

Күңелләргә нур чәчәр.

(Язу)

* Җир өстендә күп кешеләр

Кар өстенә кара солы чәчәләр.

(Язу)

* Бишәү чәчә, берәү жыя.

(Язу, уку)

* Иген чәчте биш малай,

Урдылар ике агай.

(Язу, уку)

* Кул белән чәчәсең,

Күз белән җыясың. (Язу, уку)

* Җире ак, орлыгы кара,

Кул белән чәчәләр,

Авыз белән җыялар.

(Кәгазь, язу, уку)

* Ак ялан,

Ак яланда эз калган,

Эз өстендә күз калган.

(Кәгазь, язу, уку)

* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.

(Каләм)

* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.

(Каләм)

* Кәгазь өстен карайта,

Дөнья йөзен агарта.

(Каләм)

* Үзе бер карыш,

Теле мең карыш.

(Каләм)

* Үзе йөзә − чылбыр тезә.

(Каләм)

* Авызы бер, теле ике, җаны юк.

Сөйләгән сүзенең һич саны юк.

(Каләм)

* Менә табышмак, уйлап кара:

Суы тәмсез, йөзе кара,

Чиләгенең төбе юк,

Файдасының чиге юк.

(Кара һәм кара савыты)

* Кара кыр буйлап ак куян чаба.

(Кара такта, акбур)

* Бер чыгарып җибәрсәң,

Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.

(Сүз)

* Әйтермен − миннән китәр,

Тыңламасаң − синнән китәр.

(Сүз)

* Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.

(Ялган сүз)

* Диңгезе бар, суы юк,

Каласы бар, халкы юк,

Урманы бар, агачы юк.

(Карта)

* Шәһәрләр − йортсыз,

Диңгезләр − сусыз.

(География картасы)

* Ямавы бар, җөе юк,

Каласы бар, өе юк.

(Карта)

* Бабай бүреге йөз ямау.

(Глобус)

* Аягы юк − китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр.

(Хат)

* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,

Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.

(Хат)

* Дүрт почмаклы келәтем, −

Аккошым бар эчендә;

Кеше алыр дип кайгым юк, −

Тамгасы бар түшендә.

(Хат)

* Кабат-кабат,

Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,

Мин торам аны санап,

Көн дә кими бер канат.

(Календарь)

Табигать күренешләре, ел фасыллары

* Өй башына утырган,

Җир йөзен нуры белән тутырган.

(Кояш)

* Ул булса, көн була.

Ул булмаса, төн була.

(Кояш)

* Лампа түгел − яктырта,

Мич түгел − җылыта.

(Кояш)

* Тау башында җәүһәр таш,

Аңа туры караган кешенең күзе яшь,

Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь.

(Кояш)

* Егет егетлеген итә,

Елмаеп боз эретә.

(Кояш)

* Зур палас,

Төбендә − йомры калач.

(Күк, ай)

* Нәрсә төнне яктырта,

Нәрсә яна − яндырмый?

(Кояш, ай)

* Иртән чыга,

Кичен югала,

Аның урынына

Энесе кала.

(Кояш, ай)

* Алтын китте, көмеш килде.

(Кояш, ай)

* Өй өстеңдә ярты күмәч.

(Ай)

* Үзе урак, үзенең теше юк.

(Ай)

* Өй артында − ак калач.

(Ай)

* Төнлә калка, көндез ята.

(Ай)

* Мич тулы пәрәмәч,

Уртасында − бер калач.

(Ай, йолдызлар)

* Мең шырпыга бер лампа.

(Ай)

* Ярты телем ипи

Бөтен дөньяга җиткән.

(Ай)

* Бер көтүче мең сарык көтә.

(Ай, йолдызлар)

* Бер атасы, бер анасы,

Ничә йөз мең баласы.

(Кояш, ай һәм йолдызлар)

* Атамның бер туны бар.

Ябынып булмый;

Эче тулы ак энҗе,

Санап булмый.

(Күк һәм йолдызлар)

* Кич булганда күренер,

Таң булдымы − күмелер.

(Йолдыз)

* Актыр үзе, югары,

Җем-җем итеп ул тора;

Бүген таңда килмәсәң.

Китәмен дип утыра.

(Йолдыз)

* Өй түбәмдә − җиз кадак.

(Йолдыз)

* Үзе ялтырый, үзе калтырый.

(Йолдыз)

* Ай белән килә,

Көн белән китә,

Алтын башлы,

Көмеш чәчле,

Мең дә бер йәшле.

(Йолдыз)

* Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.

(Йолдызлар)

* Күл тулы алтын балык.

(Йолдызлар)

* Өй башында − җиз иләк.

(Йолдызлар)

* Төнлә баксам, күк тулган,

Иртән баксам, юк булган.

(Йолдызлар)

* Атайдан калган зур коштабак,

Коштабак тулы җиз кадак.

(Йолдызлар)

* Җәүһәр сиптем, җиргә төшми,

Алыйм дисәм, буем җитми.

(Йолдызлар)

* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә.

(Болыт, җир, үлән)

* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.

(Суык)

* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.

(Суык)

* Аягы юк, кулы юк,

Тәрәзәгә гөл ясый.

(Суык)

* Үзе шушында, үзе беленми;

Тынга беленә, күзгә күренми.

(Һава)

* Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.

(Һава)

* Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр.

(Төтен)

* Мич эчендә кара мәче.

(Төтен)

* Алтын капка ябыла,

Көмеш капка ачыла,

Мәрди бабай кычкыра,

Үлгән кеше терелә.

(Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора)

* Тау аркылы ук аттым,

Аткан угым югалттым.

(Йолдыз атылу)

* Сыр-сыр сыры бар,

Алты төрле нуры бар,

Җиде кат күккә юлы бар.

(Салават күпере)

* Урманда урынсыз,

Кырда койрыксыз.

(Җил)

* Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.

(Җил)

* Аягы юк, кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Кояш кебек нуры юк,

Күрергә күзе юк,

Һич җитмәгән җире юк.

(Җил)

* Үзе ямьсез ыжгыра,

Кар буранын туздыра.

(Буран)

* Йон түшәгем ертылды,

Бөтен дөнья йон булды.

(Буран)

* Котыра да үкерә,

Бөтен җирне тутыра.

(Буран)

* У-у, улыйдыр,

Йоннан бура бурыйдыр,

Койма белән урыйдыр.

(Буран)

* Кышын ята таштай,

Язын чаба аттай.

(Боз)

* Көзен туа, язын үлә.

(Боз)

* Утта янмый,

Суда батмый.

(Боз)

* Тышка куйдым − таш булды,

Өйгә керттем − су булды.

Инде нихәл итәем,

Утка куйсам − бу булды.

(Боз)

* Мамык юрган,

Кат-кат сырган,

Үзе суп-суык.

(Кар)

* Менә ята җәүһәр таш,

Алыйм дисәң, юк була.

(Кар)

* Элек үзе судан туды,

Хәзер үзе су тудыра;

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек.

(Кар)

* Ак ябалак ак киезгә ятыр.

(Кар)

* Мамык түшәгем

Җиргә түшәдем.

(Кар)

* Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык.

(Кар)

* Канатсыз оча,

Аяксыз чаба.

Тышта өелә,

Өйдә җәелә.

(Кар)

* Ятты-ятты да елгага карап чапты.

(Кар)

* Суык булса тик ята,

Һичбер сүз дәшми,

Каты салкын кышларда да

Сабыр итә.

Яз башында көн җылынгач

Йөгерә башлый,

Бик эсседә канатлана,

Очып китә.

(Кар)

* Чит-чите − таллык,

Уртасы − сазлык;

Керсәң − батарсың,

Чыгалмый ятарсың.

(Күл)

* Башы тауда, аягы диңгездә.

(Елга)

* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.

(Яңгыр)

* Күктән килде, җиргә китте.

(Яңгыр)

* Ялт-йолт ялтырый,

Җирнең өсте калтырый,

Энҗе кебек тезелә,

Ефәк кебек сузыла.

(Яшен, яңгыр)

* Атамның бер туны бар, −

Ябынып булмый;

Эче тулы ак энҗе, −

Санап булмый.

(Күк һәм йолдызлар)

* Зур палас төбеңдә йомры калач.

(Күк һәм ай)

* Төнлә баксам − күк тулган,

Иртән баксам − юк булган.

(Йолдызлар)

* Мең тәңкә, уртасында бер тәңкә.

(Ай һәм йолдызлар)

* Елмый агай елмаеп боз эретә.

(Кояш)

* Шундый зур − бөтен җирне әйләндереп ала,

Шундый кечкенә − иң кечкенә ярыкка да сыя.

(Җил-давыл)

* Үзе күренми, үзе сызгыра,

Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.

(Җил-давыл)

* Тәрәзәдән сыя, −

Ишектән сыймый,

Сандыкка сыя, −

Салып бикләп булмый.

(Кояш нуры)

* Өй артында озын агай

Энә белән кое казый.

(Тамчы)

* Үзе туңа, өйгә керми,

Үзе җылый да җылый.

(Тамчы)

* Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый.

(Тамчы)

* Үзе туңа, үзе керми,

Үзе елый да елый.

(Кәрнизгә каткан боз сөнгесе)

* Өй артында ак тана

Мөгезем бар дип мактана.

(Боз сөнгесе)

* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,

Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.

(Кайтаваз)

* Сөйләгәнне үзеңә кайтара. Ул нәрсә?

(Яңгыравык, кайтаваз)

* Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып.

(Кыш килү)

* Ала-сыер ятып кала,

Ак сыер торып китә.

(Яз)

* Ак сыер − торыйк, ди,

Кара сыер − ятыйк, ди.

(Яз көне кар белән җир)

* Кигән киеменең бизәге

Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.

(Җәй)

* Аты юк, тәртәсе юк,

Көне-төне бара, юлы кала.

(Елга, чишмә)

* Аты бара, тәртәсе кала.

(Елга белән яр)

* Уты юк, төтене бар.

(Томан)

* Көн туганчы көн итә,

Үлән башын су итә.

(Томан)

* Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы.

(Чишмә)

* Төнлә тәрәзәсе бикләнә,

Көндез ачыла.

(Бәке)

* Сыр-сыр сыргалан,

Уртасында бер табак.

(Бәке)

* Торналар торып китте,

Агыйдел агып калды.

(Боз китү, елга ачылу)

* Кара куйның тиресен әйләндереп капладым.

(Игенчелек)

Үсемлекләр, куаклар, агачлар

* Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә.

(Урман)

* Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый.

(Урман)

* Төбе бер, башы мең.

(Агач)

* Яз килсә − киенә,

Көз килсә − чишенә.

(Агач)

* Җәй дә егет, кыш та егет,

Картайганы юк, гел егет.

(Чыршы, нарат)

* Бәләкәй генә бер чүлмәк,

Авызы-җөе күренми.

Ничек кенә йөртсәң дә,

Ашы һичбер түгелми.

(Чикләвек)

* Утта яна,

Суда батмый.

(Агач)

* Кайчысыз киселә,

Җепсез тегелә.

(Яфрак)

* Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.

(Яфрак)

* Үзе аяксыз-кулсыз,

Сикерә дә төшә, сикерә дә төшә.

(Яфрак)

* Иелә, бөгелә,

Ак мамыгы түгелә,

Кара күзе күренә.

(Шомырт)

* Нинди агач җилсез шаулый?

(Усак)

* Аягы алтмыш,

Кулы җитмеш,

Бите мең бер йөз җитмеш.

(Тирәк)

* Җәй дә, кыш та бер төстә.

(Чыршы)

* Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә

Чәчәк ата бер төстә.

(Чыршы)

* Яфрак та түгел,

Ботак та түгел,

Үзе агачта үсә.

(Агач кайрысы)

* Эчен ашыйлар,

Тышын ташлыйлар.

edu.tatar.ru

Загадки про цветы на татарском языке.

Загадки про цветы на татарском языке.

Ответы:

Җир астында җиз бүкән. Ул ни икән? (Бәрәңге) *** Җир астында җиз бүкән, Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге) *** Чәчәге агачында, Алмасы тамырында. (Бәрәңге) *** Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә) *** Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә) *** Катлы-катлы булып үсә, Җир өстендә, Ул нәрсә? (Кәбестә) *** Утыра бер ак чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә) *** Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган) *** Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган) *** Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган) *** Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор) *** Түгәрәк кенә кызыл йорт, Эче тулы корт. (Помидор) *** Йодрык-йодрык булып үсә, Алма кебек кызарып пешә. Үзе бик матур, Аны кем әйтер? (Помидор) *** Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр) *** Кечкенә генә йорт, Эче тулы корт. (Кыяр) *** Ул җир астына төшкән, Кып-кызыл булып пешкән. Ашка тәм һәм төс бирер, Аны кем белер? (Чөгендер) *** Түгәрәк ул, ай түгел, Сары, тик кояш тугел. Тәмле, тик алма түгел, Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан) *** Җир астында алтын казык. (Кишер) *** Келәте бар, малы юк, Баласының саны юк. (Кабак)

cwetochki.ru

Татарские загадки с ответами

 

У дедушки моего одно платье есть — сложить нельзя;

середина его полна червонцами — сосчитать нельзя.

Небо и звездыНа наш двор одно дерево свалилось — ни ветвей у него, ни веток;

одна птица пришла, его съела — ни языка у нее, ни клюва

Снег и солнцеТысяча тысяч минаретов, сто тысяч цветков на одном листке. Звезды и лунаНа тридцатый день глупеет, на четырнадцатый умнеет. ЛунаДлинные, длинные дервиши на наш двор пришли,

столько танцевали, что в кашу превратились.

ДождьВ дверь входит ползком, а в передний угол идет дыбом. ХолодБлестит-блестит и, облизывая, глотает. ПламяТрое — наши враги, трое — райские сады,

трое собирают и приносят, трое уничтожают.

Времена годаКруг ла, как шар, красна, как кровь, вкусна, как мед. ВишняЧто это: на кровь походит, а крови нет;

все тело наполнено кровью, а души нет;

матери и отца нет, а детям нет числа?

ЯгодыРыжая борода, сам длинный, высокий;

кто не отгадает — пусть будет шакалом.

КукурузаХаджи едут в Мекку, стараются ехать ночью;

внутри одного яйца от сорока до пятидесяти цыплят везут.

ГранатДед мой с лошади слез, платье его отстегнулось и упало. Орех в зеленой скорлупе

Есть у меня ножны, не имеющие шва, а внутри ножен есть у меня мохнатое,

а внутри мохнатого есть у меня сладкое.

ОрехНа верхушке одного дерева сидит одна благородная птица:

«Если и сегодня не придет, улечу!» — говорит она и сидит.

ХмельДан богом шар, не имеющий ни ног, ни рук;

украшен серебряными нитями и вышит шелками.

ДыняЗеленым посеял, красным нарвал. ХнаХвостом воду пьет, клювом рождает. ПшеницаПроводит лето, проводит зиму и одевается в шубу из зеленой китайки. Озимый хлебЯ иду по этой дороге, черный глаз мой на дворе ее.

Между птицами какая это птица,

которая молока давала бы птенцу своему?

Летучая мышьИмеет белизну горностая, черноту соболя, нос имеет наподобие льда,

глаза наподобие соли, а бегает, как девица.

СорокаОт бездушног о рождается одушевленное, что это такое? ЯйцоКрылья есть, но не летают; на небо не смотрят;

ног не имеют, но ходят; звезд не считают;

на земле не живут; людей не знают.

Рыбы

mir-zagadki.ru

загадки про растения на татарском языке - Блоги

загадки про растения на татарском языке

Презентации, Урок: Биология, Класс: 6. Биология 6 класс краткое содержание презентаций.Наука, Техника, Языки Философия, Непознанное Города и Страны Образование Фотография, Видеосъемка Гороскопы, Магия, Гадания Общество. Досуг, Развлечения Путешествия, Туризм Юмор Еда, Кулинария Работа, Карьера О проектах Mail.Ru Животные, Растения Семья, Дом.. Сто загадок українською мовою. Загадки про все на світі. Загадки про растения. Оба человека переправились на противоположный берег. КАК?. Татарские загадки — с ответами на татарском языке. Була ул. Загадки про овощи и фрукты Сомнений нет, загадки про овощи и фрукты очень занимательны, оказывают позитивное влияние на развитие ребенка. Прикольные татарские загадки на татарском языке для детей и взрослых. Загадки о животных (Сказки и загадки о животных на Зооклубе).хозяйкины, секреты, травы, другие, растения, аромамасла.. ОСЕНЬ — СТИХИ НА РУССКОМ ЯЗЫКЕ — ПОЭЗИЯ И ПРОЗА — ТВОРЧЕСТВО БАБЕШКО ВЯЧЕСЛАВА — СТИХИ И ПЕСНИ Быстрый и удобный перевод слов и фраз с русского на татарский язык... Перевод слова «загадка» с русского на татарский: загадка — сущ табышмак; сер (загадки природы).. Загадки на татарском языке. В этом разделе собраны загадки на всевозможные темы: явления природы, растения, животные, а также сказочные, шутливые и.. по экономике. Загадки. Викторины: Экономическая, Денежная, Золотая. Учителям, родителям, детям.. w Назовите растения, которые обожают все банкиры.… w Какое из этих слов в татарском языке означает «золото»? Растения и цветы на страницах сайта florets.ru, основы декоративного цветоводства. Загадки о диких животных знакомят нас ближе с царством зверей. Каждая загадка словно небольшая выписка из энциклопедии про животных: мы узнаём об. Живут на земле очень древние жители,… предметы · Времена года · Деревья, растения; Дикие животные; Домашние животные · Насекомые.Похожие статьи:привести примеры предложений с эпитетамирабочая тетрадь алгебра 8 класс гдзконтурная карта 7 класс географиякроссворды 4 класс с ответами имена по русскому языкурешебник по татарскому языку 6 класс асадуллин и фатхуллова 2007барашкова ответы на проверочные работы 5 6 класскроссворд на тему вода 10 слов

aeterna.qip.ru

помогите найти загадки о природе на татарском языке с ответами

Табигать күренешләре, ел фасыллары * Өй башына утырган, Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш) * Ул булса, көн була. Ул булмаса, төн була. (Кояш) * Лампа түгел − яктырта, Мич түгел − җылыта. (Кояш) * Тау башында җәүһәр таш, Аңа туры караган кешенең күзе яшь, Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь. (Кояш) * Егет егетлеген итә, Елмаеп боз эретә. (Кояш) * Зур палас, Төбендә − йомры калач. (Күк, ай) * Нәрсә төнне яктырта, Нәрсә яна − яндырмый? (Кояш, ай) * Иртән чыга, Кичен югала, Аның урынына Энесе кала. (Кояш, ай) * Алтын китте, көмеш килде. (Кояш, ай) * Өй өстеңдә ярты күмәч. (Ай) * Үзе урак, үзенең теше юк. (Ай) * Өй артында − ак калач. (Ай) * Төнлә калка, көндез ята. (Ай) * Мич тулы пәрәмәч, Уртасында − бер калач. (Ай, йолдызлар) * Мең шырпыга бер лампа. (Ай) * Ярты телем ипи Бөтен дөньяга җиткән. (Ай) * Бер көтүче мең сарык көтә. (Ай, йолдызлар) * Җәүһәр сиптем, җиргә төшми, Алыйм дисәм, буем җитми. (Йолдызлар) * Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (Болыт, җир, үлән) * Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык) * Аяксыз-кулсыз рәсем ясый. (Суык) * Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый. (Суык) * Үзе шушында, үзе беленми; Тынга беленә, күзгә күренми. (Һава) * Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава) * Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр. (Төтен) * Мич эчендә кара мәче. (Төтен) * Алтын капка ябыла, Көмеш капка ачыла, Мәрди бабай кычкыра, Үлгән кеше терелә. (Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора) * Тау аркылы ук аттым, Аткан угым югалттым. (Йолдыз атылу) * Сыр-сыр сыры бар, Алты төрле нуры бар, Җиде кат күккә юлы бар. (Салават күпере) * Урманда урынсыз, Кырда койрыксыз. (Җил) * Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага. (Җил) * Аягы юк, кулы юк, Сөйләшергә теле юк, Кояш кебек нуры юк, Күрергә күзе юк, Һич җитмәгән җире юк. (Җил) * Үзе ямьсез ыжгыра, Кар буранын туздыра. (Буран) * Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды. (Буран) * Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра. (Буран) * У-у, улыйдыр, Йоннан бура бурыйдыр, Койма белән урыйдыр. (Буран) * Кышын ята таштай, Язын чаба аттай. (Боз) * Көзен туа, язын үлә. (Боз) * Утта янмый, Суда батмый. (Боз) * Тышка куйдым − таш булды, Өйгә керттем − су булды. Инде нихәл итәем, Утка куйсам − бу булды. (Боз) * Суык булса тик ята, Һичбер сүз дәшми, Каты салкын кышларда да Сабыр итә. Яз башында көн җылынгач Йөгерә башлый, Бик эсседә канатлана, Очып китә. (Кар) * Чит-чите − таллык, Уртасы − сазлык; Керсәң − батарсың, Чыгалмый ятарсың. (Күл) http://halik-ishati.ucoz.ru/index/tatar_khalyk_tabyshmaklary/0-7

sprashivalka.com


Sad4-Karpinsk | Все права защищены © 2018 | Карта сайта